Лида Большакова фотографияләр бәйгесендә җиңде

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Ольга Бывальцева һәм Наталья Бахтигареева социаль патронатта торучы балалар арасында фотографияләр бәйгесе оештырды.

Конкурсның максаты яшьләр арасында толерантлык атмосферасы булдыру.

Конкурска гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсеннән 20 фотосурәт җибәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лида Большакова җиңүче дип табылды. Аңа ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан диплом һәм бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International