"Шәхси финанс планлаштыру" - шундый исем астында "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә IV Бөтенроссия акчалар саклау атнасы кысаларында лекцияләр циклы узды.
Чарада социаль хезмәт алучылар, үзәк хезмәткәрләре, социаль-актив гражданнар катнашты.
Лектор Корнишина Татьяна аңлаешлы итеп презентация слайдларына таянып, чарада катнашучыларга гаилә бюджетын экономияләү, әҗәтләрне булдырмау һәм финанс куркынычлылык турында сөйләде.
Ахырда кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.