"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар шәһәрнең сәүдә үзәгендә урнашкан батут паркында булдылар.
Приют карамагындагы балалар өчен батут паркы хезмәткәрләре бәйгеләр оештырды.
Комплекс администраторы балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Аннан соң инструктор сәламәтләндерү разминкасы үткәрде.