"Мәрхәмәт" үзәгендә хокукый юнәлешле чара үткәрелде

2017 елның 27 октябре, җомга

Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары һәм психологы хокук бозуларны кисәтү максатыннан учреждение юристы Р. Гайсина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы А. Р. Хәбипов катнашында "Мин-гражданин!" темасына багышланган түгәрәк өстәл уздырды.

Чараның максаты булып балаларны "хокук", "җинаять” һәм “җәза” төшенчәләре белән таныштыру торды.

Эш барышында балаларга дисциплинар, гражданлык-хокукый җаваплылык турында аңлаттылар, балигъ булмаганнар эшләре инспекторы РФ Гражданнар, Җинаять, Административ Кодексының төп статьялары белән таныштырды.

Чара ахырында балаларга тематик белешмәлекләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International