Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гарденотерапия ысулын кулланып дәрес узды.
Балалар тәрбияче белән бергә гөлләр артыннан ничек итеп карарга өйрәнде: җирне йомшарту, су сибү, чәчәкләрне күчереп утырту.
Приют тәрбиячесе Әнисә Гайнуллина сүзләренә караганда, гарденотерапия баланың күзаллавын үстерә.