Җомга көнне, 2017 елның 27 октябрендә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе үткәрде.
Ярминкәдә «Интерскол-Алабуга» АҖ, №24 "Росинка" балалар бакчасы, №27 "Рябинушка" балалар бакчасы, "Средняя школа № 8" ЕМР РТ, "Форд Соллерс Елабуга" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Дәгъва кылучыларга кладовщик, наладчик, механик җыю эшләре слесаре, киңәшче, уборщик, тәрбияче ярдәмчесе кебек вакансияләр тәкъдим ителгән.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 24 инвалид килде.
Чара нәтиҗәләре буенча 12 кандидат алга таба эшкә урнашу өчен анкеталар тутырды.