"Кояшкай" социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы балалар күргәзмәдә булдылар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Дәрестән тыш вакытта балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Римма Борисова «Парад обезьян и приматов» и «Парк живых бабочек» передвижник күргәзмәсе хезмәткәрләре белән берлектә социаль ярдәм алучы 20 бала өчен контакт күргәзмәләргә бару оештырды.

Күргәзмәгә бару алдыннан балалар белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләр буенча инструктаж үткәрелде. Шуннан соң балалар игътибарына төрле-төрле хайваннар тәкъдим ителгән: төрле токымлы куян һәм маймыл, королевский питон, салпы колаклы кенгуру, дикобраз, игуана, красавцы-попугай һәм ана арыслан.

Ахырда экскурсиядә катнашучылар үз кичерешләре белән уртаклашты һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International