Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан “Бала хокукы” дигән чара үткәрелгән.
Чара “Көч кулланусыз тормыш” программасы кысаларында оештырылды. Катнашучылар арасында социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль адаптациядә авырлыклары булган гаиләләрдән балалар булды.
Дәрес барышында балалар психологик күнегүләрдә катнашты.