Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән, социаль яраклашуда авырлыклары булган балалар Минзәлә комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече оештырган «Оч.умелые ручки» дигән түгәрәктә катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, түгәрәкнең эшчәнлеге балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау программасын тормышка ашыруга нигезләнгән. Чараның максаты булып балаларда иҗади мөмкинлекләрен үстерү торды.

Дәрес башында балалар әңгәмәдә катнашты. Шуннан соң коктейль трубочкаларыннан беләзекләр ясарга кереште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International