Чистай предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар–киңәшмә үткәрелде

2017 елның 27 октябре, җомга

Чистай мәшгульлек үзәге квалификация үстерү Региональ агентлыгы белән берлектә предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар–киңәшмә үткәрде.

Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Рәсимә Нургатина инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру проблемалары турында сөйләде.

Шулай ук очрашуда катнашучыларга хезмәт хокукы нормаларын бозу административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында искәрттеләр.

Хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләре турында хезмәт хокукы һәм кадрлар аудиты өлкәсендә консультант Ирина Халяпина чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International