Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең Кванториум технопаркында мөмкинлекләре чикле балаларның беренче дәресләре узды.
Кванториум – заманча форматтагы балаларның биоинженерия, нейротехнология, пилотсыз авиация, нанотехнологияләр, робототехника өлкәсендә һәм башка перспектив программаларда реаль бурычлар хәл итү мәйданчыгы.
Кванториум Технопарклары Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырыла. Татарстанда беренче балалар Кванториум технопаркы 2015 елның декабрендә Чаллыда ачылды, 27 март аенда Түбән Камада, ә 12 июльдә – Әлмәттә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, август аенда инвестор Әлмәт технопаркына автобус бүләк итте.