Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре чираттагы консультациясен күрсәтте

2017 елның 27 октябре, җомга

Түбән Кама мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре "Әгәр сез эштән азат ителү куркынычлыгы астына эләксәгез..." дигән күчмә чара үткәрде. Үзәкнең директор урынбасары һәм юристы "Татспиртпром", "Түбән Кама ликер-аракы заводы" эштән азат ителүче хезмәткәрләре өчен консультация уздырды.

Чарада катнашучылар “РФ халыкын эш белән тәэмин итү" Законының төп нигезләмәләре, хезмәт килешүен өзү белән бәйле гарантияләр һәм компенсацияләр, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында белгечләр сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International