"Ышаныч" комплекслы үзәге идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итәчәк

2017 елның 27 октябре, җомга

Автозавод районы социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Татьяна Фассахова һәм "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсультанты Лилия Вәлиева "Ремжилстрой" ҖЧҖ һәм "Камстройсервис" ҖЧҖендә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Татьяна Фассахова катнашучыларга үзәк эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат бирде, түләүсез социаль хезмәт алуга хокуклы ташламалы категория гражданнар санын әйтеп китте.

Юрисконсультант ТР Министрлар кабинеты кабул иткән “Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Очрашу "Ышаныч" комплекслы үзәгенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итү килешүе белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International