Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота билгеләү тәртибе турында мәгълүмат җиткерү максатыннан киңәшмә уздырылды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Карары белән танышты, шулай ук кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Чара ахырында эш бирүчеләргә мәгълүмати буклетлар тараттылар.