350 дән артык кеше “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика форумында катнашты

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Республика ресурс үзәге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау Республика комиссиясе, Казан инновацион университеты белән берлектә “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика форумын үткәрде.

Форум кысаларында 5 секция эшләде, алар кысаларында төрле-төрле лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм презентацияләр оештырылды.

Мәйданчыклар эшендә бүлекләр мөдирләре, җитәкчеләре, психологлар, комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, балалар өчен һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләре, акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр секретарьлары катнашты. Барлыгы форум эшендә 350дән артык кеше катнашты.

Форум азагында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыручы республика конкурсларының җиңүчеләрен бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International