Кичә Казанның Вахитов районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Чарада 10 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты, алар дәгъва кылучыларга барлыгы 589 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.
Килүчеләргә эшкә урнашу, мәшгульлек хакындагы закон, һөнәри юнәлеш бирү һәм яңадан хәзерләү, хезмәт гарантияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультатив хезмәт күрсәтелде.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 401 граждан килде, эшкә урнашу өчен 33 юнәлеш бирелде.