Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 24 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 709 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 65 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 064гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4108 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 656 кеше эшсез дип танылган, шуларның 601е – моңа кадәр хезмәт куйган. 130 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.