Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3775 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 34 кешегә азрак.
Шулай ук, Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән.
Моның белән беррәтән, Яр Чаллы,Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1101, 978, 418,318 һәм 73 эшсез граждан теркәлгән.