“Агрокласс” проекты кысаларында мәктәп укучыларын агрария һөнәрләре белән таныштыралар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

2017 елда Азнакай муниципаль районында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар  һәм яшьләр арасында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган “Агрокласс” проекты тормышка ашырыла.        Әлеге проект “2014-2020елларда Татарстан Республикасында әшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен арттыру” программасы кысаларында Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге һәм  “Татарстан Республикасы аграр яшләр берләшмәсе” исемендәге региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

    2017 елның 17 октябрендә Кәкре-Елга авылында әлеге проектның йомгаклау этабы булып узды.

    Кәкре-Елга авылы “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф һәм 7-8нче сыйныф укучылары алдында Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасыннан вәкил чыгыш ясады. Ул балаларны әлеге проект, аның мөһим булуы белән таныштырды. Белемле психологлар балалар арасында аграр һөнәрләрнең абруен үстерүгә юнәлтелгән тренинг-уеннар оештырдылар.

     Лекцияләр барышында балалар матур ферма макетларны, авыл өйләрен кызыксынып карадылар, агрохуҗалык дөньясы белән таныштылар, агроном, комбайнер, сыер савучы һәм башка авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында якыннан таныштылар.

   Шулай ук, әлеге проектка нигезләнеп, югары сыйныф укучылары алдында Казан дәүләт аграр университетыннан һәм Казан дәүләт ветеринар академиясеннән вәкилләр чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International