Питрәч районының «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр хезмәтне яратып үсәләр. Менә буген дә алар киләсе ел өчен теплицага туфрак керттеләр.
Табигатьтә хезмәт, балаларда физик үсеш өчен уңай шарт тудыра, хәрәкәтне ныгыта, төрле органнарның эшчәнлеген яхшырта, нерв системасын тынычландыра.
Күмәк эш балаларны берләштерә, хезмәткә мәхәббәт, үзләренә йөкләнгән эшне җиренә житкереп башкарырга мөмкинлек тудыра. Эшләү дәверендә балалар үсентеләрнең үсеш чорын күзәтәләр, эш кораллары белән эш итәргә өйрәнәләр, ә бу исә аларга алдагы тормышларында кирәк булачак.
«Бергә булдырабыз» проекты хезмәт кешеләренә мәхәббәт тәрбияләргә, һәр эшне яратып башкарырга мөмкинлек бирә.