"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында 2017 нчы елның 25 нче октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре наркология диспансеры белгече Рогожников С. В “Алкоголь һәм наркотик бәйләнешне кисәтү" темасы буенча лекция үткәрде.
Чараның максаты итеп наркотиклар куллану (шул исәптән алкоголь), наркомания, эчкечелек, сәламәт яшәү турында мәгълүмат алу һәм пропагандалау иде.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар файдалы мәгълүмат алдылар, кешеләр тормышындагы наркотик бәйләнешнең нәтиҗәләре белән таныштылар. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, белгечкә кызыклы һәм кирәкле лекция укыганы өчен рәхмәтләрен белдерделәр.