Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Минем хокук" дигән хокукый диспут оештырылды.
Чара барышында яшүсмерләр Россия Федерациясе Конституциясендә язылган төп хокуклар һәм бурычлар белән таныштылар.
Балалар гражданның төп хокукларын, бала хокуклары турында конвенцияне искә төшерделәр. Әңгәмә вакытында тәрбияче Гүзәл Сиразетдинова тәрбияләнүчеләрнең хокуклары гына түгел, ә бурычлары да булуын искәртте.