Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Минем тормыш-минем кагыйдәләр" дигән профилактик чара узды.
Чара барышында үзәк психологы Равия Хайретдинова бала хокукларын яклау темасын күтәрде.
Очрашуда катнашучылар үзләренең конституциячел хокуклары белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде, Р. Гамзатовның шигерләрен тыңлады.
Чара ахырында балалар үз хокукларын белергә кирәк дигән фикергә килде.