Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Гүзәл Тахиуллина "Мин спортны яратам!" дигән чара үткәрде.
Әлеге чара Татарстан Республикасында социаль ярдәм күрсәтүдә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар Комплексын үстерү кысаларында оештырылды.