Иртәгә, 25 октябрьдә, Казанда “Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү” Республика ачык форумы узачак.
Сәгать 10.00 да 5 секция мәйданчыкларының эше башлана, алар кысаларында төрле-төрле лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм презентацияләр оештырылачак.
Мәйданчыклар эшендә бүлекләр мөдирләре, җитәкчеләре, психологлар, комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, балалар өчен һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәкләре, акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр секретарьлары.
14.00 сәгатьтә, Казан инновацион университетының актлар залында пленар утырыш узачак, анда секцияләр эшенә йомгак ясалачак, алдагы эшчәнлек буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр яңгырыйчак.
Форум азагында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыручы республика конкурсларының җиңүчеләрен бүләкличәк.