"Зирәклек елмаюы - 2017" конкурсы катнашучылары бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашты

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр Көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы канаты астында "Бердәм Россия" Казан җирле бүлегенең партиясе ярдәме белән, шәһәр ветераннар советы, Казан шәһәре социаль яклау үзәге белән берлектә "Зирәклек елмаюы - 2017" иҗади конкурсы оештырылды.

Конкурста катнашучы гаилә парлары танышу тарихы турында сөйләделәр, бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар, осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Елмаю һәм уңыш тылсымчылары" призы Бариевлар гаиләсенә бирелде.

Һәр парга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International