Узган пәнҗешәмбе көнне, 19 октябрьдә, Аксубай мәдәният йортында "Минем яшь – минем байлык" Республика конкурс-фестиваленең финалы узды.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Михаил Туртыгин "Вокал" номинациясендә өченче урынны яулады. Җиңүчегә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.