"Минем мөһим – һәркем өчен мөһим" - шундый девиз астында Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең Әлмәт шәһәре волонтерлары белән чираттагы очрашуы узды.
Малайлар һәм кызлар күңелле һәм иҗади дуслары җитәкчелегендә мавыктыргыч дәресләрдә катнашты. Приют карамагындагы балалар үз чиратында "Алтын балык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
Очрашу ахырында иреклеләр приют карамагындагы балаларга яңартылган учреждение мәйданчыгы өчен футбол капкасы бүләк итте.