Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль ярдәм алучы яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.
Балаларда хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уяту максатыннан, 19 октябрь көнне Главпочтамтка экскурсия оештырылды.
Балигъ булмаганнарга почта эшчәнлеге турында сөйләделәр, почта хезмәткәре һөнәренә кайда укырга булу турында хәбәр иттеләр.