Әлмәттә махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

20 октябреннән 2017 елның Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада шәһәрнең 9 предприятие һәм оешмаларының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: «СервисКомплект» ҖЧҖ, Әлмәт районара почтамт,  «Альметьевское ПОПАТ» АҖ, НОУ «Средняя школа №23 «Менеджер»; ФГУ «ИК №8 ГУФСИН по РТ»; «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ,Альметьевский филиал; «Кристалл» ҖЧҖ, МБДОУ «ЦРР – детский сад №39 «Золотой петушок»; МБУ «Централизованная библиотечная система».

Килүчеләргә электромонтер, автомобиль йөртүче, саклау бүлеге инспекторы, фасовщик кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителгән.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 87 кеше булды, шуларның 7се вакантлы урыннарга чакыру алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International