Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Алия Айсина балигъ булмаганнар арасында шахмат буенча турнир үткәрде.
Чараны үткәрү максаты булып шахмат спортын популярлаштыру, мәктәп укучыларының интеллектуаль сәләтн һәм логик фикерләүен үстерү торды.
"Турнирда катнашучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр", - дип сөйли Алия Айсина.