Һөнәри юнәлеш бирү максаты белән Кичуйский урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары Әлмәт мәшгульлек үзәгендә булдылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре югары сыйныф укучылары өчен “Һөнәрләр доньясы” дигән чара оештырдылар. Укучылар белән әңгәмә үткәрелде, дөрес һөнәр сайларга киңәшләр бирелде.
Әңгәмә азагында балалар "Киләчәк Һөнәре" дигән фильм карадылар, ә ахырда тест язды.
Барлыгы чарада 13 укучы катнашты.