Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мавыктыргыч чара узды. Спорт уены балалар һәм үсмерләрне берләштерде.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чара "Мин ТОРМЫШ сайлыйм" наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру программасы кысаларында оештырылды.
"Хәрәкәтле спорт уеннары кешенең табигый хәрәкәтләреннән килеп чыга: йөгерү, үрмәләү һ.б.”, – дип саный тәрбияче Ирина Фотина.