Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" социаль приютына 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кунакка килде.
Тәрбияче Анжелика Пушкова сөйләвенчә, кунаклар буш кул белән килмәгән. Балалар өчен алар дидактик уеннар, йомшак уенчыклар, балалар өчен китаплар әзерләгән.
Шунысы мөһим, укучылар балаларга бүләкләр генә тапшырып калмады, ә алар белән уйнады да.