Яр Чаллыда вакатнлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 2017 елның 19 октябрендә үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чараның максаты – шәһәрдәшләребезгә эш табуда ярдәм итү, эш табуда ярдәм итү , мәшгульлек үзәге хезмәтен  халыкка якынайту, аннан куллануны киңәйтү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.

Мондый ярминкәләрдә һәр теләгән шәһәрдәшебез, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗагать итмичә дә катнаша ала.

Чараның эшендә шәһәрнең 15 оешмасы катнашты, шулар арасында ПАҖ КАМАЗ “ПРЗ”, ПАҖ КАМАЗ “РИЗ”, ПАҖ КАМАЗ “Тимерчелек заводы”, ҖЧҖ “Леони Рус” филиалы, ҖЧҖ “Эльпак”, ҖЧҖ “КамаЛизинг+”, ҖЧҖ КҖФ “Мехпромзапчасть”, ҖЧҖ “СодексоЕвроАзия”.

Барлыгы эш бирүчеләр 179 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: инженер, йөк төяү җайланмасын йөртүче, транспортчы, баш технолог, эшләнмәләр комплектлаучы, чистартучы, фрезерчы, слесарь-ремонтчы, автомобиль йөртүче, менеджер, МСР слесаре, агент, белгеч, икътисадчы, һәм башкалар.

Моннан тыш Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге буш эш урыннары тупланмасын тәкъдим итте, ярминкә үткәрелү вакытына анда барлыгы 6040 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә 162 кеше килде, шуның 19на эшкә керү өчен катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре эшне интернет-ресурсларны кулланып та табып булу турында сөйләделәр, шул исәптән  рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” . Һәр килүчегә шул порталдан ничек куллану турында күрсәтмә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International