2017 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Республика ресурс үзәге һәм Федорово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тарафыннан "Минем яшь – минем байлык" республика конкурсының финалы үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның өч зона этабы Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Җәлил интернат-йортлар базасында үткәрелгән иде. Барлыгы фестивальгә 26 учреждениедән 90 заявка бирелгән.
Финал Аксубай поселогының район мәдәният йортында үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 17 интернат-йортлардан 38 социаль хезмәт алучы катнашты.
Катнашучылар өч номинациядә 22 номер тәкъдим итте: "Вокал", "Хореография" һәм "Нәфис сүз".