Актаныш районында инвалидларны эш белән тәэмин итү эше алып барыла

2017 елның 20 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Актаныш муниципаль районы башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында эшкә яраклы инвалидларны эшкә урнаштыру буенча чираттагы киңәйтелгән утырыш узды.

Инвалидларның эш белән тәэмин ителү вазгыяте турында Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Назиф Салихов сөйләде. Шулай ук, эш бирүчеләрнең инвалидларны эш белән тәэмин итү, инвалидлар хокукларын яклау турында кануннарын үтәү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International