Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 5-нче номерлы микрорайонында балигъ булмаган балалар белән "Синең сәламәтлеген һәм алкоголь" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты – алкогольның кеше организмына начар йогынты ясау турында сөйләү, алкогольга тискәре караш формалаштыру.
Дәрес башында белгеч балалар арасында анкета үткәрде. Алга таба балалар алкоголизм турында мифлар белән танышты.
Йомгаклау өлешендә катнашучыларга күнегүләр үтәргә тәкъдим ителде.