«Агрофирма «Дубрава» ҖЧҖ тоткарланган хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Кайбыч районы «Агрофирма «Дубрава» ҖЧҖ 72 хезмәткәренә 806, 2 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International