Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты экология елы һәм Бөтенроссия "Яшә, урман" табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган "Урман атнасы-2017" акциясен гамәлгә ашыруда актив катнашты.
Интернат территориясендә учреждение хезмәткәрләре көнкүреш калдыкларын җыйды һәм чүп-чардан җыештырды.
Шунысын да әйтергә кирәк, акциядә катнашучылар урман яны зонасын тәртипкә китерде.