Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Гомәрова Фатыйма  Гәзимҗан кызына 17 октябрь көнне 90 яшь тулды. 

Шул уңайдан Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгәтуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте профсоюз җитәкчесе Фәрит Хөрмәтуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International