Зәй "Шатлык" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гаиләләрнең максатчан заездын оештырды.
Чарада катнашучылар өчен балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы Е. Ф. Бажанова белән очрашу оештырылды.
Хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән ата-аналар белән төркемле чара уздырылды.
Моннан тыш, спорт-сәламәтләндерү чаралары да оештырылды: спорт эстафетасы; уеннар, конкурслар. Балалар үзләренең физик сәләтен күрсәттеләр. "Шашка", "Дарц", "Аркан тарту" уеннарында катнашты.
Очрашу ахырында һәр яшүсмергә адреслы ярдәм - спорт костюмы тапшырылды. Хәйрия ярдәмен Россия Федерациясе дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин күрсәтте.