Казан (Идел Буе) федераль университетында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Халыкның үзмәшгульлеген оештыруда ярдәм күрсәтү” программасы буенча эшсез гражданнарның еллык укыту циклы төгәлләнде.
Соңгы, дүртенче "Эшмәкәрлек эшчәнлегендә Бизнес-планлаштыру” семинарында 10 кеше катнашты. Атна дәвамында тыңлаучылар үзенең булачак эшмәкәрлек эшчәнлеге бизнес-планнары өстендә эшләде.
Укытулар тәмамлангач, Казан (Идел Буе) федераль университеты инновацион эшчәнлек буенча проректоры, ТР Дәүләт советы депутаты Андрей Артемьев курсны тыңлаучыларга сертификатлар тапшырды.