"Тылсым" үзәге социаль педагогы "Аеклык дәресе" үткәрде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

"Равновесие" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова "Аеклык дәресе" үткәрде.

Чараның максаты хатын-кызларда хәмер йогынтысы турында белем формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау.

Чара барышында алкоголь зыяны турында видеоролик күрсәтелде.

Очрашу ахырында катнашучыларга тематик буклетлар өләшенңе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International