Яшел Үзәндә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды.

Чарада «Зеленодольский молочноперерабатывающий комбинат» АҖ, «Эссен» СҮ, «Оптовик» ҖЧҖ, «Зеленодольское медицинское училище, МУП «Городское зеленое хозяйство», Зеленодольский РУЭС ПАО «Таттелеком», МБУ «ЦКИНТ им.Горького», «Оникс» ҖЧҖ, "Зеленодольский завод имени А.М. Горького" АҖ, ШЭ Абзалова, "Саксесс" ҖЧҖ, "Меган" ҖЧҖ, "ЖК Респект" ҖЧҖ кебек оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Очрашу Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Лежнина һәм Яшел Үзән шәһәр прокуроры өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев катнашында узды.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International