"Тургай" приютында "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Кичә Минзәлә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" ТР Дәүләт советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, шулай ук Дәүләт советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Светлана Захарова, "Единая Россия" Бөтенроссия политик партиясе Татарстан региональ бүлегенең башкарма комитеты вәкиле, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булдылар.

Экскурсия барышында кунаклар приют территориясен төзекләндерү эшләре белән таныштылар, "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр приюты коллективының әзерлегенә югары бәя бирделәр.

Приют белән танышканнан соң, делегация Минзәлә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында попечительләр советының киңәйтелгән утырышында катнашты. утырыш барышында “Бергә булдырабыз” социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Ахырда "Тургай" приютына "Бердәм Россия" партиясенең спорт инвентаре сатып алу өчен сертификаты тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International