Әлмәт муниципаль районындагы “Кайгырту” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Хәсәншина Альбина Нәфис кызы "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" исемендәге Республика конкурсының читтән торып уздырылган муниципаль этабында 1 дәрәҗә дипломына ия булды.
Бу дипломны А.Н. Хәсәншинага балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау Комиссиясе рәисе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы С. В. Лаптева тантаналы шартларда тапшырды.