Яшел Үзән районы социаль мәсьәләләр буенча муниципаль башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гүзәлия Нуриева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Лариса Билалиева Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
Визит барышында кунаклар учреждениедә яшәүче якташларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.