Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3809 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 29 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Яшел Үзән һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 409 һәм 67 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International