Республика башкаласында киләсе атнада чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

2017 елның 25 октябрендә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. Чарада 10 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.

Очрашу барышында эш бирүчеләр эш шартлары турында хәбәр итәчәк, гражданнарны кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк.

Чара 09.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Исаев, 18 (бина, БИНК социаль-эшлекле клубы) адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International